«Звёзды из Завтра» программасы республика дәрәҗәсенә чыга

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быелдан башлап «Звёзды из Завтра» иҗади программасы республика күләмендә узачак.

«Проект инде биш ел дәвамында Казанда зур уңыш белән уза. Ә хәзер безне ТР Мәдәният министрлыгы да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады», - дип хәбәр итте Проект җитәкчесе һәм La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов.

«Звёзды из Завтра»  проектының беренче гала-концерты 24 гыйнварда Казанда узачак. Программага Казан, Кукмара, Арча, Балтач, Яшел Үзән егет-кызларының чыгышлары кертелгән. Декабрьдә узган тыңлаулар нәтиҗәләре буенча 100 кешедән иң яхшы  33 конкурсант сайлап алынган.

Февраль аенда Рөстәм Абязов  кабат республика буйлап сәфәргә китә, ул Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Буада узачак гала-концертларда катнашучыларны сайлап алачак. Балаларның барлык чыгышлары да La Primavera оркестры белән бергә узачак.

Программа 1 июньдә Казанда бөтен республика буенча җыелган финалистлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.

«Программа яшь музыкантларга һәм аларның педагогларына ярдәм итәргә, аларга академик музыка өлкәсендә үсеш өчен стимул бирергә, камилләшергә һәм җиңәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. Без аларга оркестр белән бергә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирәбез. Ә аннары, һичшиксез, аларның уңышларын күзәтеп торабыз», - диде проект җитәкчесе.

Биш ел эчендә «Звёзды из Завтра»   программасында Казанның Балалар музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 700дән артык сәләтле бала катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International