Татарстанлыларны «Әни һәм балалар милли киемнән» исемле Бөтенроссия фотоконкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

«Әни һәм балалар милли киемнән» исемле Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү башлады. Анда шулай ук әтиләр, әбиләр, бабайлар һәм башка туганнар да катнаша ала.

Проект Яшьләр эшләре буена Федераль агентлыкның грант ярдәме белән тормышка ашырыла һәм милли киемнәрдәге мәдәни күптөрлелек аша  Россия халыкларының милли колоритын һәм тәңгәллеген күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Конкурсантлар фотога төшкәндә Россия халыкларының милли киемнәрен үзләре сайлап алалар. Катнашу өчен аларга сайтта теркәлү узарга кирәк: www.ethno-photo.com.

Нәтиҗәләр 2020 елның 1 мартында Мәскәүдә (Халыкара Сәүдә Үзәге, Конгресс Холл) узачак фотокүргәзмәдә ясала. Анда 50 финалистның рәсемнәре тәкъдим ителәчәк, алар арасыннан 10 җиңүче сайлап алына. Иң яхшы эшләрнең авторларына кубоклар һәм дипломнар тапшырылачак.

Конкурста катнашу шартлары белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://www.ethno-photo.com/.

Теркәлү ачылган. Катнашу бушлай. Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистларның эшләреннән каталог төзеләчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International