Бүген Казанда Венгрия киносы көннәре башлана

2019 елның 13 декабре, җомга

13-15 декабрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында Венгрия кинематографының соңгы еллардагы иң яхшы фильмнарын күрергә мөмкин.

Казанда Венгрия киносы көннәрен оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» дәүләт мәдәният учреждениесе, Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы, шулай ук чараны уздыруга  миссия җитәкчесе Адам Штифтер өлеш керткән.

Венгрия киносы көннәре кысаларында 4 фильм күрсәтеләчәк: «Бродячие артисты» (реж. Пал Шандор); «Грабитель Виски» (реж. Антал Нимрод); «Полусвет» (реж. Аттилла Сас). Бу картиналар венгер телендә рус субтитрлары белән трансляцияләнәчәк. Режиссер Давид Спахның «Гедеон Рихтер: жизнь ради жизней» фильмы рус телендә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International