Ирада Әюпова Япония - Россия элемтәләрен үстерү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре конференциясендә чыгыш ясады

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Япония-Россия элемтәләрен үстерү белән шөгыльләнүче төбәк иҗтимагый оешмалары вәкилләренең 21нче конференциясендә катнашты. Очрашу Япониянең Россия Федерациясендәге Илчелегендә узды.

Ирада Әюпова үз чыгышын Татарстанның мәдәни-туристлык потенциалын тәкъдир итүдән башлады. Министр хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының Япония белән хезмәттәшлеге озак вакытка исәпләнгән һәм төрле өлкәләргә – театр, кино, сынлы сәнгать, музыка һәм хореография, мәгариф һәм фән өлкәләренә кагыла. Бергә оештырылган һәм үткәрелгән чаралар арасында күргәзмәләр, иҗат коллективлары гастрольләре, кино күрсәтү, фестивальләр, семинарлар, иҗади һәм эшлекле очрашулар бар. Иң зур вакыйгалар арасында - Татарстан Республикасында Япония мәдәнияте көннәре, алар 2018 елның 30 октябреннән 10 ноябренә кадәр узды. Мәдәният көннәре кысаларында «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында Япониянең Россиядәге Илчесенең хәләл җефете  Кодзуки ханым тарафыннан эшләнгән иконалар күргәзмәсе, Владимир Поповның күренекле японнарга  багышланган тугралар мини-күргәзмәсе ачылды.

«Мир» кинотеатрында берничә көн дәвамында япон фильмнары күрсәтелде. Шулай ук уртак театр проектлары гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, Казан федераль университеты базасында «Россия – Япония: сәясәт, тарих һәм мәдәният» Халыкара конференциясе, шулай ук япон телендә чыгыш ясау  буенча «Бунсей» IX төбәк конкурсы узды.

«2019 елда мәдәният линиясе буенча хезмәттәшлек дәвам итте. Мәсәлән, агымдагы елның май аенда Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры Токиода ел саен үткәрелә торган академик музыка фестивалендә катнашты; Такатоши Мачияма һәм Мана Кувабра балеты артистлары Рудольф Нуриев исемендәге XXXII Халыкара классик балет фестивалендә чыгыш ясады. Сентябрь аенда дәүләт музейлары һәм республика музей-тыюлыклары җитәкчеләре Токио шәһәрендә узган Халыкара музейлар Советының XXV Генераль конференциясендә катнашты», - дип сөйләде Ирада Әюпова.

Спикер сүзләренә караганда, Япония белән тармак хезмәттәшлеге Татарстанның башка министрлыклары һәм ведомстволары, аерым алганда, Татарстан Республикасының спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, төбәкнең һәм Россиянең мәдәни музыкаль һәм кулинария традицияләре белән танышу кебек кызыклы мәдәни чара «Россия – Япония: спорт - дуслык күпере» халыкара спорт яшьләр лагере кысаларында тәкъдим ителде, ул Казанда 2019 елның июнендә РФ Президенты гранты һәм Яшьләр алмашу программасы кысаларында узды.

Чыгышының ахырында мәдәният министры конференциядә катнашучыларга 2020-2022 елларга планлаштырылган 15ләп уртак чара урында сөйләде, аларның кайберләре инде алдан килештерелгән, ә кайберләре әле карау стадиясендә, дип билгеләп үтте ул. Алар арасында - халыкара конференция, театр фестивале, күргәзмәләр, спорт семинары, белем бирү программасы, Япониядә табылган татар эмигрантларының шәхси эшләре архивы өстендә эшләү һәм башка чаралар бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International