Дилия Хәйретдинова: бу конкурс балалар театрларын үстерү кебек бик мөһим теманы күтәрә

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен драматургия  эшләре буенча  «ASYL» I Бөтенроссия конкурсына йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды.

 «ASYL» драматургия конкурсы Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны анализлау, мониторинг үткәрү бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, баш режиссеры Ринат Әюпов, театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы Гөлшат Фәттахова; әдәбият белгече, КФУ профессоры Әлфәт Закирҗанов катнашты.

Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен язылган пьесалар конкурсында рус һәм татар телләрендә иҗат итүче, элек басылып чыкмаган әсәрләрен тәкъдим итүче авторлар катнашты.

«Бу конкурс бик мөһим проблеманы – балалар театрларын үстерү проблемасын күтәрә. Бу тема бүген, чыннан да, бик актуаль. Хәзер «Театрлар - балаларга» федераль проекты гамәлгә ашырыла. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы чараларның да бер өлеше  балалар  театрларын үстерүгә багышлана. «ASYL» конкурсы - бу юнәлештә тагын бер адым. Ул балалар театрларының репертуарын яңартуга гына түгел, ә театр драматургларының яңа буыны барлыкка килүгә дә ярдәм итәр, дип өметләнә алабыз», - дип ассызыклады Дилия Хәйретдинова.

«Узган ел «Тамга» режиссерлык лабораториясен уздырганда, балалар аудиториясе өчен актуаль пьесалар җитмәүгә юлыктык. Нәкъ менә шул вакытта бездә шундый конкурс үткәрү идеясе туды. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең грантына   оештырылды», - дип хәбәр итте Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова. Аның сүзләренә караганда, лауреатларны бүләкләү тантанасы Г. Кариев исемендәге театрда узачак. Пьесаларны уку өчен  яшь режиссерлар чакырылачак (репетицияләр - гыйнвар аенда, укулар февраль аенда булачак).

Бәйге үзе дүрт номинация буенча узды. Һәрберсендә җиңүчеләр сайланды. Шулай ук оештыручылар махсус призлар да булдырган.

«ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсында җиңүчеләр исемлеге:

1. Aasyltext - иң кечкенәләр өчен (0 – 6 яшьтәгеләр) - «Миңа дус кирәк» / Мне нужен друг.

Галимҗан Гыйльманов (Казан) (70 мең сум күләмендә акчалата премия)

2. Asyltext - кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен (7 - 10 яшьләр) - «Дикий джунгулс».

Игорь Витренко (Рязань), Александр Тюжин (Оренбург) (70 мең сум күләмендә акчалата премия)

 3. Aasyltext - яшүсмерләр аудиториясе өчен (11 - 15 яшьлекләргә) - «Девочка с головой волка».

Алексей Житковский (Нижневартовск)  (70 мең сум күләмендә акчалата премия)

 4. Asyltext – яшьләр аудиториясе өчен (16 һәм аннан өлкәнрәк) - «З.А.Б.Р.О.Ш.К.А.».

Анна Донатова (Краснодар крае, Григорьевская ст.) (70 мең сум күләмендә акчалата премия)

Махсус жюри призлары:

 «Луняша».

 Татьяна Ласкина (Төмән) (30 мең сум күләмендә акчалата премия)

 «Акбүре».

Гүзәл Тарханова (Казан) (30 мең сум күләмендә акчалата премия)

«Устали звезды говорить о Боге, и девушки играли в волейбол».

Аглая Юрьева (Санкт-Петербург) (30 мең сум күләмендә акчалата премия)

«Ёжик надежды».

Фаина Савенкова (ЛНР, Луганск) (15  мең сум күләмендә акчалата премия)

 «Время истекло».

Оксана Василенко (Вологда) (15 мең сум күләмендә акчалата премия)    

Җиңүче пьесалар Г.Кариев театрының «Tamga» режиссерлык лабораториясендә катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча пьесаны театр сәхнәсендә кую турында карар кабул ителәчәк. Лауреат булган һәм шорт-биткә кергән пьесаларның текстлары театр сайтында урнаштырылачак, шулай ук аерым җыентыкта дөнья күрәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International