Парламентта музыка сәнгате турында фикер алыштылар

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Казан дәүләт мәдәният институтында кайбер юнәлешләр буенча бюджет урыннар аз булу проблемасы күтәрелде. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында фикер алыштылар.

Вузга абитуриентларны кабул итү конкурсы турында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сорады.

“Кайбер белгечлекләр буенча бер урынга 28 кешегә кадәр. Бюджет урыннары бик аз күләмдә бирелә. Шул нисбәттән, безнең коллектив тәкъдим белән чыкмакчы була. Нигә халык вокал сәнгате юнәлеше буенча бер генә бюджет урыны каралган. Бу юнәлештә күп кешене укытып та булмый. Бюджет урыннары бик аз”, - ди Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни эш буенча проректор вазифаларын башкаручы Зилия Яугилдина.

Марат Әхмәтов республикада дәүләт заказы буенча, бюджет хисабыннан укыту тәҗрибәсе булганын искәртте. Депутатлар да максатчан укыту кирәклеген әйттеләр. Депутат Александр Славутский фикеренчә, бюджет урыннар булдыру мәсьәләсе буенча Президентка мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Заказ булырга тиеш, актерлыкка түләп укысыннар мени?! Чын талантлар була бит”, - диде.

Ркаил Зәйдулла да бюджет урыннары аз булу зур проблема булуы белән килеште. “Талантлы кеше укырга акчасыз керә алмый. Нәтиҗәдә, башка өлкәгә күчә. Ә акчасы булганнар укырга керсә дә, аннары сәнгать кешесе була алмый”, - диде.

Марат Әхмәтов Казан мәдәният институтының илкүләм рейтингта ничәнче урында булуы белән кызыксынды. Зилия Яугилдина илдә 14 мәдәният вузы булуын, 2018 ел буенча гомуми мониторингта Казан югары уку йортының дүртенче урында булуын билгеләп узды. 2019 ел нәтиҗәләре әле билгеле түгел.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, эстраданы сәнгатьтән аерырга кирәк дигән фикерен әйтте. Бу проблеманы ул комитет утырышында күтәрде.

Рамил Төхвәтуллин эстрада сыйфаты түбән булуын әйтте. “Бүген 800гә якын артист, алар күбесе мөстәкыйль эшли, үзлектән концертлар куя. Җырларның эчтәлеге сай, сүзләре, көе сәнгатьтән ерак тора”, - диде. Түбән сыйфат татар җыр сәнгатенең дәрәҗәсен төшерүен ассызыклады. Мәдәният министрлыгының бу мәсьәләгә карашы белән кызыксынды.

Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, мөстәкыйль эшләгәнлектән, җырчыларның эшчәнлегенә тәэсир итә алмауларын әйтте. Ләкин аутентиканы торгызу юнәлешендә эшләүләрен билгеләп узды. “Башкаручыларга исем бирү буенча министрлыкта комиссия бар. Ниндидер бүләк биргәндә сыйфат та, репертуар да исәпкә алына”, - диде.

“Бәлки, алайса эстраданы сәнгатьтән аерырга кирәктер. Министрлык моны үз опекасына алырга тиеш, чөнки эстрада шактый түбән дәрәҗәдә”, - дип белдерде Рамил Төхвәтуллин.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җырчыларны сайлау буенча коммерцияле агентлык кирәк дип саный.

“Бүген базарда җырчылар күп булуын исәпкә алып, бәлки, коммерция эше белән шөгыльләнә торган агентлык булдырыргадыр. Шул агентлыкта җырчылар, бәлки, сәнгати сайланыш аша уза алыр иде”, - ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Аның фикеренчә, Мәдәният министрлыгы устав буенча берәр бинада матди-техник база булдырса, шулай агентлык барлыкка килер иде.

“Бөтен дөньяда базарда җырчыларны сатучы агентлар бар. Мин шоу-бизнесны күздә тотам. Бу сорауны өйрәнергә кирәк. Бу коммерция нигезендәге агентлык. Сез бина буларак кына катнашасыз, ә алар үзләре акча эшләргә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенә. 

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов яңа музыка мәктәбе кирәк, дип саный. “Мин Мәдәният министрлыгына Татарстан Республикасы җитәкчелегенә алдагы биш елда яңа музыка мәктәбе төзү турында үтенеч белән чыгарга тәкъдим итәр идем”, - дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмовага.

“Кичә Беренче каналдан Мәскәүдә Собянинның (Мәскәү мэры – Т.И. искәрмәсе) музыка мәктәбен ачуын күрсәттеләр. Хәзер заманалар үзгәрде, музыка мәктәпләренә таләпләр дә башка. Бер маяк булса да булдырырга иде”, – ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Аның фикеренчә, элекке елларда төзелгән музыка мәктәпләре яхшы эшләсә дә, мөмкинлекләре чикле. “Собянин ачкан мәктәптә концерт залы да 150 урынлык. Анда алар үзләренең төрле конкурсларын да уздыра ала. Бездә андый матди-техник база юк. Гомуми белем бирү мәктәпләре төзелә бит, нигә музыка мәктәбе дә төземәскә?! Берне төзесәң, шул маяк артыннан башкалары да китәр иде аннары”, – ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Юлия Әдһәмова киләсе елда музыка мәктәпләренә ремонт үткәрү күздә тотылганын әйтте. “Яңа мәктәпләр төзү мәсьәләсен карарбыз. Яхшы тәкъдим”, - диде.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Ркаил Зәйдулла балалар өчен җырлар булмау проблемасын күтәрде.

“Милли музыка мәсьәләсе борчый. Балалар өчен язылган җыр җыентыклары җитми. Элек 1980-1990 елларда балалар өчен язылган җырларга конкурс уздыра иделәр. Мәктәпләргә, музыка училищеларына барабыз, хәзер балалар я элекке җырларны, я олылар өчен мәхәббәт җырларын башкара. Булган җырларның да җыентыклары сирәк чыга. Хәзер күп кенә мәктәпләрдә җыр дәресләре дә керми бит”, - диде Ркаил Зәйдулла.

Ул совет заманында композиторлар шагыйрьләр, җырчылар белән хезмәттәшлек иткәнен искәртте. “Төрле җырлар булгандыр инде, барысы да шедевр түгел. Хәзер дә рәхәтләнеп башкарып булырдайлары бар, тик алар гына җитми”, - ди депутат. Ул Мәдәният министрлыгы инициативасы кирәклеген әйтте.

Ркаил Зәйдулла элек сәнгать советлары булганын искәртеп үтте. “Талантлы һәм кырыс кешеләр утыра иде. Радиода хәтерлим Сибгат Хәким, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаровлар, зур шагыйрьләр, композиторлар җырларны тикшереп утыра иделәр. Хәзерге җырларны тыңлыйсың, алар бит истә дә калмый”, - диде утырыштан соң журналистларга.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова “Татар музыкасы гасыры” порталында нота җыентыклары булачагын әйтте. Шул рәвешле, республикадан читтә яшәүчеләр дә шөгыльләнә алачагын билгеләп узды. Ркаил Зәйдулла нота җыентыкларының кәгазь вариантлары да кирәклеген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International