7 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы булачак

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

7 ноябрь көнне  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы булачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү: pr@kamalteatr.ru

293-83-18, 89274464542.

Исегезгә төшерәбез, премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен иҗади коллективларга һәм хезмәткәрләргә бирелә. Аны 2 елга бер тапкыр өчәр җиңүчегә тапшыралар. Лауреатларга мактау дипломнары һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә.

Конкурс комиссиясе составына Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә. Аның Рәисе - Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

М. Сәлимҗанов исемендәге премияне тапшыру тантанасы Александр Володинның «Биш кич» спектакле (Айдар Җаббаров куелышында) премьерасы белән дәвам итәчәк.

***

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә Казанда актерлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, ул В.И. Ульянов-Ленин исемендәге КДУның юридик факультетына укырга керә, әмма соңгы курстан китеп, белем алуын Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге ГИТИСның режиссерлык факультетында дәвам итә.

ГИТИСны тәмамлагач, 1962 елда ул Казан яшь тамашачы театры режиссеры була. 1966 елдан башлап Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры булып эшли һәм бер үк вакытта Казан театр училищесында һәм Казан мәдәният һәм сәнгать Академиясендә (1992 елдан - профессор) укыта.

М. Сәлимҗанов  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының алтын фондына кергән милли драматургия, илебез һәм чит ил классикасының 88 пьесасын сәхнәләштерде.

М.Х. Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була. Ул Казанның Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратында җирләнгән.

М. Сәлимҗанов исемнәре һәм бүләкләре: ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1971), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1975), РСФСРның К. С. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1979), РСФСРның халык артисты (1980), СССРның халык артисты (1984), Халыклар Дуслыгы ордены (1994), Милли театраль премиясенең «Намус һәм абруй өчен» номинациясендә «Алтын битлек» лауреаты (2001), Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (2001).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International