«Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә гражданнарга патриотик тәрбия бирү» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

«Гражданлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен «Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә гражданнарга  патриотик тәрбия бирү»  Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс  өч этаптан тора:

  • «Патриотик визитка»  - конкурсның  https://www.civil-society.org/ сайтында мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре тарафыннан  гражданнарга  патриотик тәрбия бирү өлкәсендә үткәрелгән  чаралар турында мәгълүмат урнаштыруны күздә тота
  • «Гражданлык батырлыгы» - мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең патриотик тәрбия буенча инициативаларын ачыклауны, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша аларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итеп, идеяләрен тормышка ашыруга  булышлык күрсәтүне үз эченә ала.
  • «Бөтенроссия патриотик форумы» (турыдан - туры этап) - патриотик тәрбия буенча «Гражданлык батырлыгы» этабында тәкъдим ителгән иң яхшы новаторлык идеяләре турында фикер алышу. Әлеге этап иң кызыклы проектларны гамәлгә ашыру механизмнарын эшләү мөмкинлеген күздә тота.

Бөтенроссия патриотик форумы 21 декабрьдә «Президент-отель» кунакханә комплексында  узачак, чарада җиңүчеләрне бүләкләү була.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 29 ноябрьгә кадәр электрон почта аша кабул ителә: info@civil-society.org

Элемтә өчен телефон: +7(968) 610-59-32

Гариза үрнәген алу, шулай ук Конкурс нигезләмәсе белән танышу өчен «Гражданлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының рәсми сайты: https://www.civil-society.org/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International