Халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә торган Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары өчен конкурска гаризалар кабул итү 10 октябрьгә кадәр озайтылды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы халык һөнәрчелеге өлкәсендәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә бирелә торган Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен конкурска (алга таба - конкурс) гаризалар кабул итү озайтылды.

Гаризалар Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт  адресы буенча 111, 113 кабинетларга  кабул ителә

Элемтә өчен: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының инфраструктура үсеше һәм иҗади индустрияләр бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе - Инсапова Гүзәл Мансур кызы, (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү тәртибен раслау турында» 2015 елның 25 маендагы 368 номерлы карары (алга таба - карар) нигезендә үткәрелә.

Материалларны бирү  өчен соңгы көн – 10 октябрь.

Конкурсның максаты - осталарның һәм халык сәнгать һөнәрчелеге оешмаларының иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, халык сәнгате кәсепләре эшләнмәләрен җитештерү һәм гамәлгә ашыру өчен чаралар күрү, Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсепләрен торгызу, саклау һәм үстерү буенча иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.

Конкурста катнашу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шул исәптән халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы физик затлар һәм шәхси эшкуарлар чакырыла.

Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат, шулай ук документлар формаларын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:

 http://mincult.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2013534.pdf

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Субсидияләр рәвешендәге, шул исәптән конкурс нигезендә дә, грантлар бирү тәртибен билгели торган норматив хокукый актларга һәм муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр турында» 2019 елның 27 мартындагы 322 номерлы карары нигезендә грантлар бирү тәртибенә кайбер үзгәрешләр кертелгән, шуңа бәйле рәвештә документ белән игътибарлырак танышырга тәкъдим итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International