Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры яңа музыкаль сезонын ачты

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры һәм Александр Сладковский 54 нче концерт сезонын ачтылар. Бу көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бөек опера җырчысы, СССРның халык артисты Галина Вишневская истәлегенә концерт булды.

Концертта мәртәбәле кунаклар арасында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Галина Вишневскаяның опера башкару үзәге сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Ольга Ростропович бар иде. Бөек музыкант Мстислав Ростропович һәм опера җырчысы Галина Вишневскаяның кызлары  Александр Сладковский белән аларны күптәнге дуслык бәйләвен билгеләп үтте.  Ул шулай ук ТР Дәүләт симфоник оркестрының  Александр Сладковский җитәкчелек иткән елларда халыкара дәрәҗәгә чыга алуын ассызыклады. «Мин чит илләрдә шундый зур уңыш белән гастрольләрдә йөрүче һәм Sony Classical кебек лейблларда җитди әсәрләр  циклларын яздыручы бер генә төбәк оркестрын да белмим», - диде Ольга Ростропович.

Сезонны ачу тантанасында, Дмитрий Шостаковичның туган көнендә, бөек совет композиторының 14 һәм 5 номерлы симфонияләре яңгырады. Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестр белән бергә опера артистларының V Халыкара конкурсы лауреаты Галина Вишневская, Мәскәүнең  Яңа Опера театры солисты Ирина Морева һәм Зур театрның Яшьләр опера программасы артисты  Гиорги Челидзе чыгыш ясады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 54 нче концерт сезоны Александр Сладковский өчен Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән җитәкчелек итүнең 10 еллыгы буларак истәлекле. «Хәзерге вакытта Татарстан оркестры бик яхшы формада һәм яңа музыкаль үрләрне яуларга әзер», - дип ассызыклады маэстро.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International