Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Лихтенштейн делегациясе булды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

2019 ел, 21 август, чәршәмбе

Кунакларны Татарстан  мәдәният министры Ирада Әюпова, министр урынбасарлары Дамир Натфуллин, Ленар Хәкимҗанов сәламләде. Делегация составында профессор, Лихтенштейн Милли музее директоры Фоллькоммер Райнер, Германиядәге Россия Илчелегенең өлкән киңәшчесе – консуллык бүлеге мөдире Константин Нефёдов, рәссам, Россия Сәнгать академиясенең мактаулы академигы Алекс Долль, «Ховаль» компаниясе президенты Фрик Петер, шулай ук Татарстан Республикасының Германиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Таһир Гатауллин бар иде.

интернет өчен фотоларга  сылтама  https://yadi.sk/d/7Tp-DYqw83ACjg

зур фотоларга  сылтама https://yadi.sk/d/sWnV-Z1-CBZuyA

Лихтенштейн мәдәни миссиясенең Татарстанга визиты кысаларында рәссам Алекс Долль Казанда «Лихтенштейн. Чәчәкләр» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк һәм 2019 елда үзенең 300 еллыгын билгеләп үтүче Европа кенәзлегенең визуаль мәдәнияте белән таныштырачак. Ачылу тантанасы 23 августта 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музееның Заманча сәнгать галереясендә узачак.

«Сезнең эшләр тәкъдим ителәчәк Заманча сәнгать галереясе узган ел ачылды, безнең тулы бер музей кварталы булдыру буенча кызыклы проектыбыз бар. Ләкин бу территориядә иң мөһиме диварлар түгел, ә алар эчендә нәрсә булуы, эчтәлеге әһәмиятле, шуңа күрә без хезмәттәшлекне дәвам итү яклы», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Кунаклар җылы кабул итүләре өчен мәдәният министрына рәхмәт белдерде һәм Татарстанда мәдәният учреждениеләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Сез башкарган эшләр –бик уңышлы, нык алга китеш сизелә, һәм бу мәдәнияттә генә түгел, ә калган өлкәләргә  дә  кагыла. Без республикада  күргәннәребезгә сокланабыз», - дип сөйләде Лихтенштейн Милли музее директоры Фолькоммер Райнер.

Яклар музей эше һәм музейны проектлау мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, Татарстанның  Европа музейлары тәҗрибәсе белән кызыксынуы билгеләп үтелде. Фоллькоммер Райнер бу эшкә кушылырга әзер булуын белдерде, аның   Европа музейларында йөздән артык күргәзмә оештырганы бар.  Яклар кабат очрашырга һәм проектлаштыруның  заманча алымнары турында җентекләбрәк фикер алышырга кирәк дигән карарга килделәр.

***

Алекс Долль 1990 елда Оренбургта туган. Балачакта православие монастыренда иконалар ясау белән шөгыльләнгән, сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгатен өйрәнгән. Рәсем сәнгате һәм дизайн өлкәсендә А.Д. Александровта практика узган һәм аның Мәскәүдәге «Alexandrov Design House» остаханәсендә эшләгән.

«Лихтенштейн чәчәкләре» күргәзмәсе матур картиналар сериясеннән тора, алардагы  гадәти булмаган чәчәкләр  тирә-юньне матурлыкка күмә.

Күргәзмә 2019 елның 13 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International