Татарстан волонтеры «Мирас волонтерлары - 2019» гамәли сессиясендә катнашты

2019 елның 16 августы, җомга

«Мәдәният» гомумфераль проекты кысаларында агымдагы елның җәендә Псков өлкәсенең Печоры шәһәрендә мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә иреклеләр хәрәкәтләрен үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Мирас волонтерлары»  дигән пилот проекты оештырылды. Проект РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан Псков епархиясе һәм Псков-Печерский  монастыре белән берлектә әзерләнде.

Буа шәһәре волонтеры Руслан Смирнов практик сессиянең 4 сменасында катнашты. Катнашучы волонтерларның төп бурычы - Псковщинадагы борынгы чиркәүләрне һәм монастырьларны тәртипкә китерүдә ярдәм итү. Иреклеләр үзләрен столяр, балта остасы, маляр, фермер, төзүчер, кече архитектура элементлары авторы һәм хәтта ландшафт дизайнеры ролендә сынап карадылар.

Гамәли эшләр үз эченә ирекле ярдәмчеләрнең махсуслаштырылган квалификациясен таләп итми торган эшчәнлекне, агач конструкцияләрне буяуны, яшел үсентеләр утыртуны, тәҗрибәле осталар җитәкчелегендә кече архитектура формаларын урнаштыруны күздә тоткан.

Моннан тыш, ирекле кеше гади кеше күзеннән яшерен булган  монахлар тормышы белән якыннан танышу мөмкинлеге алды.

Волонтер  саклана торган территориядә торак корпусларда яшәү һәм өч тапкыр туклану белән тәэмин ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International