Кино фонды Татарстан Республикасының тагын 3 районында кинозалларны модернизацияләүгә акча бүлеп бирде

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Кино фонды халык саны  500 меңнән артмаган торак пунктлардагы  кинозалларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән алтынчы конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. 204 кинозалның һәрберсен модернизацияләүгә кире кайтармау шартларында  5 млн. сум акча  бүлеп бирелгән. Яңадан җиһазландырылган кинозалда , элеккечә үк , кварталда күрсәтелгән киносеансларның 50% тан да ким булмаган өлеше үзебездә җитештерелгән фильмнар булуы  һәм кварталга кимендә 50 көн кино күрсәтү мәҗбүри шарт булып кала бирә.

2015-2018 елларда үткәрелгән конкурслар вакытында 811 кинозалга ярдәм күрсәтелде. Шулай итеп, проект Россия Федерациясенең 80 субъектын, шул исәптән Татарстан Республикасын да, колачлый.

Хәзерге вакытта Татарстанда Кино фонды акчасына модернизацияләнгән 22 кинозал ачылган. Быел Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы халкына кино хезмәте күрсәтү буенча муниципаль бюджет учреждениесе («Иллюзион» кинотеатры), «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесе, Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге «Вита» ҖЧҖ (4 кинозал) җиңүче булдылар. 2020 елда    яңартылган тагын 6 кинозал ачылачак.

Модернизацияләнгән кинозаллар эшенең нәтиҗәлелеген билгеләү өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 3 күрсәткеч буенча анализ үткәрелде: сеанслар, тамашачылар саны  һәм тулаем җыем күләмен арттыру. Бу күрсәткечләр сыйфатлы контентка (уйланылган репертуар, яңа фильмнар, премьера) турыдан-туры бәйле. Тамашачылар саны һәм тулаем җыем буенча Әгерҗе, Буа, Баулы, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Сарман, Тәтеш һәм Чистай районнары лидерлар рәтендә. Нигездә, алар шәхси кинопрокат оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

Мәсәлән, Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәгендә цифрлы кино залы 2016 елның июнендә ачылды. Моңа кадәр кинозал DVD-дискларда премьералы булмаган фильмнар күрсәткән. 2015 елда тамашачылар саны 5 634, 2017 елда – 10 546 кеше булган, 2015 елда тулаем җыем 100,2 мең сум, 2017 елда - 1 733,9 мең сум булган. Кинозал Россиянең «Премьер зал» дистрибьюторы белән эшли.

Шулай ук Тәтеш шәһәрендәге «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге эшчәнлеге дә уңышлы булып санала. Тәтеш киноучреждениесе бер үк вакытта «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм «Премьер зал» прокатка бирүче  оешмасы  белән эшли. Модернизацияләнгән кино залы 2016 елның маенда ачылды. 2015 елда - 6 363, 2017 елда – 10 481 тамашачы иде. 2015 елда тулаем җыем 161,23 мең сум, 2018 елда – 1 325,92 мең сум тәшкил итте.

Чүпрәле районының да тәҗрибәсе кызыклы. Район мәдәният йорты базасында 2017 елның октябрендә «Магия кино» кино залы ачылды. Шулай итеп, районда күп еллар дәвамында башкарылмаган даими кино күрсәтү эшен торгызуга ирешкәннәр. 2014 елда барлыгы 442 кешегә хезмәт күрсәтелгән, тулаем җыем 12 мең сум тәшкил иткән. 2018 елда 2 564 кеше кино караган, тулаем җыем – 196,3 мең сум булган.

Калган районнар да яхшы нәтиҗәгә ирешү максатын күздә тота, алар тамашачыларны җәлеп итү буенча планлы эш алып баралар, кече яшьтәге балаларда кино сәнгатенә мәхәббәт уяту өчен балалар киноклублары эшчәнлеген дәвам итәләр, кино чаралары, хәйрия күрсәтүләр үткәрәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International