6 июльдә Аксубай районында (шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә) чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев катнашыр дип көтелә.
Уяв - халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бәйрәме, аның нигезендә яшьләр уеннары һәм әйлән-бәйлән ята. Кагыйдә буларак, аны үткәрү үлән шытып чыгу белән башланып, печән чабуга кадәр тәмамлана.
Оештыручылар раслаганча, бүгенге көндә үткәрелә торган бәйрәм борынгы чуваш йола культурасының иң яхшы үрнәкләрен үз эченә алган. Программада - декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе, мастер-класслар, такмакчылар, гармунчылар ярышлары һ.б. чаралар була. Зур концерт программасы әзерләнгән. Аксубай районына Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Чувашстаннан, Башкортостаннан һәм Самара өлкәсеннән 40тан артык коллектив киләчәк. Бәйрәмнең махсус кунагы - Чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамбле (Чабаксар шәһәре).
Оештыручылар бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары турында да онытмаган, балалар халык уеннарында, фольклор фестивалендә һәм курчаклар бәйгесендә катнаша алачаклар. Алар өчен махсус «Җәйге кәеф» шәһәрчеге булдырылган.
Бәйрәм матурлык һәм талантлар конкурсы белән тәмамланачак.
Бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Аксубай муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Татарстан Республикасындагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе оештыра.
Белешмә өчен:
Татарстанда бүген 116,3 мең чуваш яши (2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре). Чувашлар - республикада саны буенча, татар һәм руслардан кала, өченче урында торган этник төркем. 95 чуваш мәктәбендә туган телдә укыту алып барыла. Республикада 100дән артык чуваш фольклор коллективы бар.
«УЯВ-2019» БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ
(2019 елның 6 июле, Татарстан Республикасы, Аксубай районы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе)
10.30-11.00 кунакларны каршылау
«Чуаш халкының символлары һәм бизәкләре» аллеясы буенча узу
10.00-15.00 этнографик мәйданчык эше:
10.00-15.00 чуваш көнкүреше белән танышу:
10.00-15.00 концерт, уеннар, күргәзмә программалары:
11.00-12.00 бәйрәмне тантаналы ачу:
12.00-13.00 Чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы (Чабаксар шәһәре)
13.00 -15.00 ТР һәм РФ иҗат коллективлары чыгышлары
13.00 -15.00 матурлык һәм талантлар конкурсы