Евразиянең мәдәни киңлегендә заманча тюркология

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2019 елның 24-25 июнендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Донг Док (Көньяк Корея) Хатын-кызлар университетының Евразия тюркология институты, Әзербайҗан Милли фәннәр Академиясенең фольклор институты белән берлектә «Евразиянең  мәдәни киңлегендә заманча тюркология» темасына халыкара семинар үткәрде.

Аның эшендә фәнни үзәкләр галимнәре, югары уку йортлары укытучылары, мәдәни үзәкләр җитәкчеләре, чит илләр (Төркия, Әзербайҗан, Көньяк Корея) һәм Россия Федерациясе төбәкләре вәкилләре катнашты.

Беренче көнне семинар кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Гуманитар тикшеренүләрнең перспектив юнәлешләре: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда катнашучылар Татарстан Республикасында гуманитар фәннәрне үстерү мәсьәләләре, академик системалаштыру проблемалары, тюркология өлкәсендә энциклопедик форматтагы тикшеренүләр үткәрү һәм башкалар турында фикер алышты.

25 июньдә көннең беренче яртысында семинарда катнашучылар Казан (Идел буе) федераль университетының профессор-укытучылар составы белән очрашты. Аның нәтиҗәсе буларак Казан (Идел буе) федераль университеты (Россия) һәм Донг Док (Көньяк Корея) Хатын-кызлар университеты арасында меморандум имзаланды. Чит ил кунаклары өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты буйлап экскурсия үткәрелде.

Көннең икенче яртысында семинар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Н.М. Вәлиев һәм Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы А.Ш.Йосыпованың сәламләү сүзе белән ачылды.  Алга таба фәнни форум эше берничә тематик юнәлешкә бүленеп дәвам итте: төрки халыклары традицион культурасының хәзерге торышы; төрки халыкларның матди һәм рухи культурасы; төрки телләрне өйрәнүнең актуаль проблемалары; матди булмаган мәдәни мирас: актуальләшү һәм саклау проблемалары.

Семинарда катнашучылар кунакчыллык  һәм нәтиҗәле эш өчен оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International