Иҗади бәйгедә катнашырга иҗат берлекләре әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар чакырыла. Проект өстендә алар мөстәкыйль рәвештә дә, коллектив составында да, җитәкче сыйфатында да эшли ала.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.
Һәйкәл кую урыны итеп Казанда Бондаренко урамы һәм Хөсәен Ямашев проспекты киселешендә урнашкан Җиңү паркы сайланган. Авторлардан комплекслы эш көтәләр. Шулай итеп, һәйкәл проектын эшләүдән тыш, катнашучылар якын-тирә территорияне төзекләндерү буенча идеяләр дә тәкъдим итәргә тиеш.
Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 13 сентябренә 17.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/ 33 йорт адресы буенча 113, 115 кабинетларда кабул ителә.
Конкурс нигезләмәсе белән танышу һәм гариза алу өчен сылтама: /file/File/ПОЛОЖЕНИЕ ВО(2).doc