«Нәүрүз» фестиваленә Румыния, Грузия, Төркия, Польша, Германия, Венгрия һәм Норвегия продюсерлары киләчәк

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 елның 1-8 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның XIV «Нәүрүз»  театр фестивале узачак. Аның кысаларында беренче тапкыр шоукейс оештырыла – спектакльләрне карау өчен оештыручылар Румыния, Грузия, Төркия, Польша, Германия, Венгрия һәм Норвегиядән продюсерларны чакырганнар.

Румыния - «Иоан Славичи» классик  театры директоры Богдан Костя һәм Сату Маредагы Төньяк театрның сәнгать җитәкчесе Овидиу Кайца.

Грузия - Валериан Гуния исемендәге Дәүләт профессиональ театр һәм региональ театрларның Поти Халыкара театр фестивале директоры Тенгиз Хухия һәм Михаил Туманишвили исемендәге Халыкара сәнгать фестиваленең сәнгать җитәкчесе Кэти Долидзе.

Төркия - Истанбул театр фестиваленең сәнгать җитәкчесе Леман Йылмаз.

Польша - рус әдәбияты тәрҗемәчесе (проза һәм драматургия), театр проектлары кураторы, Варшавадагы  Адам Мицкевич институты хезмәткәре Агнешка Пиотровска.

Германия - фестиваль продюсеры Рөстәм Әхмәтшин.

Венгрия – Венгрия  милли театрының әдәби хезмәткәре, халыкара программалар координаторы Андраш Козьма

Норвегия – Ибсен Интернешнл генераль директоры Гри Вай, Ибсен Интернешнл сәнгать җитәкчесе Ингер Буресунд, Ибсен Интернешнл проектлар менеджеры Фабрицио Массини.

«Шоукейс форматы безнең өчен бик мөһим. Без танылган театр продюсерларының төрки телле илләр театрлары спектакльләренә игътибар итүләрен телибез. Мондый спектакльләр күрсәтү халыкара фестивальләрдә гадәти практика булып тора һәм төбәк театрларын үстерү өчен этәргеч ролен үти», - дип билгеләп узды фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль программасында - Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россия милли республикаларыннан 29 театр. Махсус кунак сыйфатында Nottara Theater (Бухарест, Румыния) Ж.-Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектакле белән чыгыш ясаячак. Режиссеры - Роман Феодори (Красноярск шәһәре). Фестиваль үзенә барлыгы 1000нән артык катнашучы җыячак.

XIV «Нәүрүз» фестивале спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Камал театрының Зур һәм кече залы, "Әкият" курчак театрының Зур һәм кече залы, Тинчурин театры, Кариев һәм яшь тамашачылар театры. Артистлар шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яр буенда уйнаячак. Билетлар кассаларда, театр сайтларында, шулай ук билет операторларында да бар.

Фестивальне гамәлгә куючылар - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Оештыручы - Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International