12 майда Чаллы шәһәрендә «Эш аты» III Төбәкара театраль белем бирү форумы старт ала

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 12-17 май көннәрендә Чаллы дәүләт курчак театрында «Эш аты» III Төбәкара театраль белем бирү форумы узачак.  

2015 елда уңышлы старт алган «Эш аты» Төбәкара театраль белем бирү форумы Чаллы курчак театрлары фестиваленең лаеклы дәвамчысы гына булып калмады,  ә үзен  театр коллективларында  иҗади һәм җитәкчелек составының профессиональ дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән тулы канлы, мөстәкыйль чара буларак танытты.

Форумда Россиянең 20 әйдәп баручы театр коллективыннан 100дән артык вәкил катнашачак. Алар арасында - директорлар, режиссерлар, театрның әдәби-драматургия бүлеге мөдирләре, матбугат хезмәте җитәкчеләре, pr-менеджерлар, артистлар,  рәссам-куючылар, яктыртучылар, ут буенча рәссамнар, администраторлар бар. Алар өчен осталык дәресләре, семинар-практикумнар, тренинглар һәм «түгәрәк өстәл» утырышлары оештырылачак.

Укытучылар составына Татарстан Республикасы һәм Россиянең  танылган театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать белгечләре, педагоглары кергән.

«Эш аты» III Төбәкара театраль белем бирү форумы укытучылары составы:

1. Автушенко Ирина Анатольевна, сәнгать белеме кандидаты, ГИТИСның сәхнә сөйләме кафедрасы доценты (Мәскәү шәһәре);

2. Абрамова Елизавета Ариевна, Чуваш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Курчак театры.  ХХІ гасыр» Халыкара ассоциациясе вице-президенты, Чуваш дәүләт курчак театры директоры (Чабаксар шәһәре);

3. Бигильдинская Ольга Викторовна, Россия яшьләр академия театры тамашачылары белән эшләү буенча Эксперименталь үзәк җитәкчесе (Мәскәү шәһәре);

4. Ганзбург Евгений Леонидович, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, «Театр өчен ут» иҗат остаханәсе җитәкчесе, Н.П.Акимов исемендәге  Санкт-Петербург академия комедия театрының  ут буенча рәссамы (Санкт-Петербург шәһәре);

5. Дәүләтшина Динә Гату кызы, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театр тәнкыйтьчесе (Уфа шәһәре);

6. Домбровский Вадим Александрович, РФнең атказанган артисты, Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент, Ингушетия дәүләт яшь тамашачы театрының куючы режиссеры (Назрань шәһәре);

7. Игламов Нияз Рәүф улы, театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби-драматургия бүлеге мөдире, «Сәхнә» журналының редакторы-консультанты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәдәният буенча иҗтимагый совет әгъзасы, «Алтын битлек» милли театраль премиясе һәм фестиваленең Эксперт советы әгъзасы (Казан шәһәре);

8. Платонов Виктор Леонидович, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, «Алтын битлек» премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, театр рәссамы, сценограф, Мәскәүнең балалар өчен  күләгәләр  театрының баш рәссамы (Мәскәү шәһәре);

9. Шахова Лилия Владимировна, Мордовия Республикасының атказанган артисты, Мордовия Республикасының дәүләт курчак театрының режиссер-педагогы (Саранск шәһәре);

10. Шрайман Виктор Львович, Россия һәм Израильнең театр режиссеры, педагог, тәнкыйтьче, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе М.М.Королев исемендәге премиянең эксперт советы рәисе, «КукАрт» Халыкара театр фестивале вице-президенты, «Алтын битлек» милли театр премиясенең жюри әгъзасы, РФ Театр эшлеклеләре  берлегенең курчак театрлары буенча комиссия әгъзасы, РФ Театр эшлеклеләре  берлегенең Бөтенроссия курчак театрлары режиссерлары лабораториясе җитәкчесе (Мәскәү шәһәре).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International