XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-прига «Песнь древа» фильмы лаек булды

2019 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

XV Казан мөселман киносы фестивалендә Гран-прига режиссер Айбек Дайырбековның «Песнь древа»  (Кыргызстан/Россия) фильмы лаек булды.

Казандагы юбилей фестивален ябу тантанасы «Фестиваль көндәлеге» видеоролигы белән башланып китте, анда кинофестивальнең иң яхшы мизгелләре күрсәтелде. Сәламләү сүзе белән катнашучыларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, фестивальне оештыру комитеты рәисе Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте. Ул барысын да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин исеменнән сәламләде һәм фестивальне оештыручыларга кино бәйрәме өчен рәхмәт белдерде.

Ләйлә Фазлыева быел кинофестивальнең «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты белән бергә узуын искәртте. «Бу фестиваль өчен махсус пиар-кампания булды. Алда бик күп яңа уңышлар һәм казанышлар көтә», - диде ул. Фестивальнең оештыру комитеты исеменнән ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры, элеккеге ТР мәдәният министры Зилә Вәлиеваны кино фестивален үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Диплом белән бүләкләде.  «Бу бик күңелле, - дип рәхмәтен  белдерде Вәлиева, бүләк алгач. - Бу фестиваль барлыкка килгәндә, төрле фикерләр булды, һәм мин бу хәрәкәтнең  дәвам ителүенә бик шат. Зур уңышлар!».

Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә  гуманизм өчен» бүләге, шулай ук 500 мең сумлык сертификат «Найти Фэридэ» (Иран) фильмы вәкилләренә тапшырылды. Режиссерлары - Азаде Муссави һәм  Куруш Атаи.

«Сез кино бәйрәмен чынбарлык иттегез, - дип билгеләп үтте сәхнәгә чыккач, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. - Фестиваль кино сәнгатен яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә». Ул «Байгал» фильмы өчен Илдар Ягъфәровка Казан мэры Призын тапшырды.

Россия Федерациясе Кинематографистлар берлегенең республика буенча төбәк бүлегенең махсус бүләгенә Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлегенең мактаулы әгъзасы Әмир Золондинов лаек булды.

Россия кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре  гильдиясе призы белән  «Искренне ваш, Дакка» (Бангладеш, режиссер – Абу Шахид Имон) фильмы бүләкләнде. Гильдиянең тагын бер призын -   А. Дайырбековның «Песнь древа» (Кыргызстан) фильмы алды. 

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме вәкиле Марина Владимирова «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» призын, шулай ук 300 мең сумлык сертификатны  «Мабата Бата» (Мозамбик, Португалия, режиссер – Соль де Карвальо) фильмы вәкиленә тапшырды. «Сайлап алу авыр булды, барлык фильмнар да бик лаеклы иде», - дип билгеләп үтте ул.

Таҗикстаннан кинематографист, 8нче Казан мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе Давлатназар Худоназаров «Любезность» (Мисыр) һәм «Ля Примавера» (Татарстан) фильмнары авторларын  фестиваль дипломнары белән бүләкләде, шулай ук «Супа Модо» (Кения/Германия) фильмы авторларына тамашачылар мәхәббәте призын тапшырды.

«Йемен: репортеры – дети войны» (режиссер – Хадиджа Аль-Салями) фильмы да жюри тарафыннан махсус билгеләп үтелде.

Балалар өчен иң яхшы милли фильм дип Татарстан режиссеры Кронид Сазоновның «Паук А4. Пропащие». Статуэткадан тыш, җиңүчегә 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. «Бу минем дебют фильмым, без аны фестивальдә беренче тапкыр тәкъдим иттек, аны караган һәм бәяләгән өчен рәхмәт», - диде Кронид Сазонов.

Әмир Сальяновның «Потерянный путь» фильмы иң яхшы кыска метражлы милли фильм булып танылды, иң яхшы документаль милли фильм  - «Духовные родники Татарстана»  фильмы (режиссеры - Юрий Гвоздь). Режиссерларга фестиваль статуэткалары һәм 100 мең сумлык сертификатлар бирелде.

Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Сложный узор» картинасы иң яхшы милли фильм дип табылды. Авторга бүләккә  статуэтка һәм 200 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Режиссер Абинаш Бикрам Шахның «Яркая луна» (Непал) фильмы «Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы» номинациясендә җиңде.

«Документаль фильм» номинациясендә режиссер Ибн Аджибаевның «Учитель» (Кыргызстан) кыска метражлы картинасы һәм Ясер Талебиның «Любимая» (Иран) тулы метражлы тасмасы җиңде.

«Алтын Витязь» Халыкара кинофестиваленең вице-президенты Йован Маркович «Гранатовый сад» фильмы өчен Илаха Хасановага «Иң яхшы актриса» бүләген тапшырды.  Уен фильмының иң яхшы актеры дип  «Жаба» (Босния һәм Герцеговина, Македония, Сербия, Хорватия, Словения) фильмы өчен Әмир Хаджихафизбегович табылды.

«Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы операторы» номинациясендә «Байгал» (Татарстан) фильмын төшергән өчен Юрий Данилов җиңү яулады.  «Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы сценариесы» өчен Таҗикстанның халык язучысы Бәхтияр Кәримов «Теснина»  (Таҗикстан) фильмы өчен билгеләп үтелде. 

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова 15нче тапкыр үткәрелгән  Казан кинофестивален эзләнү, үзбилгеләнү чорындагы  үсмер яшьтәге бала белән чагыштырды. Әмма фестивальнең уңышлары да җитәрлек. Шулар  арасында: фестивальдә дөньяның төрле телләре яңгыравы, Татарстан фильмнары төшерелү, кинематографның үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен мәйданчыклар булдырылу. «Без кая барырга кирәклеген беләбез. Бу фестиваль континентлар арасында гына түгел, буыннар арасында да күпер булырга тиеш», - дип йомгаклады сүзен Ирада Әюпова. Ул «Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры» номинациясендә җиңгән  «Зерно» фильмы вәкилләренә (Төркия, режиссер – Семих Капланоглу) лаеклы бүләкләрен тапшырды.

«Башкарган эшегез, фестивальне югары дәрәҗәдә  оештырган һәм җылы кабул иткән өчен рәхмәт. Шундый профессиональ коллегалар, жюри әгъзалары  белән эшләү мөмкинлеге булган өчен рәхмәт», - диде XV Казан халыкара мөселман кинофестиваленең  жюри рәисе Серик Апрымов, шуннан соң ул төп җиңүченең исемен игълан итте.  Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы өчен Гран-прига «Песнь древа» (Кыргызстан, Россия, режиссеры – Айбек Дайырбеков) картинасы лаек булды. Җиңүче, традицион статуэткадан кала, 1 миллион сумлык сертификат алды.

Тантана Казан кинофестивале гимны белән тәмамланды.

***

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале чаралары турындагы барлык материалларны рәсми сайтта табарга мөмкин kazan-mfmk.com.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International