Ирада Әюпова Рөстәм Абязовны котлады: «Cез маэстро һәм искиткеч коллектив җитәкчесе генә түгел, көчле иҗатчы да»

2019 елның 26 апреле, җомга

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында La Primavera Казан камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязовның  60 яшьлегенә багышланган концерт үткәрде.

Интернеттагы  фотоларга сылтама: https://yadi.sk/d/in0xDRfE-qgJFA

зур фотоларга сылтама: https://yadi.sk/d/lYLdXobIQaUxPQ

видеога сылтама: https://yadi.sk/i/hKdRt9vfvRk9eg

Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатын  юбилее белән  Мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

«Бүген киеренке көн булды. Бүген без Туган тел көнен бәйрәм итәбез, әмма мин сезгә килми кала алмадым, чөнки сез уникаль кеше, маэстро һәм искиткеч коллектив җитәкчесе генә түгел, көчле иҗатчы да», - дип мөрәҗәгать итте министр Абязовка.

Ирада Әюпова  билгеләп үткәнчә, дирижер белән күп еллар буе гамәлгә куелган проектлар  үзләренең кабатланмас булулары белән генә аерылып тормый, алар Ходай тарафыннан сәләт бирелгән кешеләрнең башкалар  алдындагы җаваплылык хисе  белән дә сугарылган.

«Кешеләр фикер йөртү, иҗат итү һәм үз эшенә тугры була белү сәләте белән аерылып тора. Мин сезнең өчен иң кыйммәтле бүләк -  тамашачыларыгыз мәхәббәте саекмавын телим.  Сезне хуплап, сезнең идеяләр белән янып  һәм сезне  илһамландырып торган командагыз бар!», - дип котлады дирижерны Ирада Әюпова.

Коллективка ул мондый маэстро җитәкчелегендә иҗаттан ләззәт алып эшләүләрен һәм тормыш тәмен татып яшәүләрен теләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, маэстроның юбилеена багышланган концерт ике актта узды. Юбилей тантанасының беренче акты 3 апрель көнне Зур концерт залында оркестрның традицион «День Дурака, или на Дураках держится мир» чарасы форматында үтте. Бүген «Музыка могҗизасы» исемле икенче акт узды. Рөстәм Абязовны юбилее белән котларга аның дуслары, танылган музыкантлар Граф Муржа (скрипка, Мәскәү), Гюльнара Низамова (сопрано, Краснодар), Алексей Балашов (гобой, Мәскәү) килде. Абязов тамашачылар алдында музыкантлар белән бергә  дирижер сыйфатында гына чыгыш ясап калмады,  дуэтта берничә әсәр дә башкарды.

«Бу җитди академик программа, ул бик кызыклы. Һәм минем уйлавымча, тамашачыга ошарга тиеш.  Мин үзем дусларым белән очрашуга  шатланам, чөнки һәр очрашу – танылган осталар белән эшләү өчен тагын бер мөмкинлек, һәм бу оркестр өчен дә зур  бәйрәм», - дип уртаклашты фикерләре белән  Рөстәм Абязов.

Исегезгә төшерәбез, иҗат коллективы быел өч  юбилейны билгеләп үтә: 30нчы сезон, оркестрның 30 еллыгы һәм маэстро Рөстәм Абязовның туган көне.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International