Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 8 июнендәге 373 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 6 апрелендәге 720-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
I. «Коррупциягә каршы көрәш» темасы буенча номинацияләр:
1. Иҗтимагый контроль механизмнарын үстерү;
2. Җәмгыятьтә коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
II. «Гражданлык җәмгыяте институтларын һәм җәмәгать үзидарәсен үстерү, гражданнарның хокукларын яклау» темасы буенча номинацияләр:
Иректән мәхрүм итү учреждениеләрдән азат ителгән кешеләрне тормышка җайлаштыру һәм ресоциализацияләү;
Остазлыкны үстерү, иҗтимагый инициативаларга һәм проектларга, шулай ук иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән чараларга ярдәм итү;
Коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәсен тарату һәм популярлаштыру;
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү.
III. «Яшьләргә белем бирү, гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү» темасы буенча номинацияләр:
1. Өлкән буын кешеләренә ярдәм итү;
2. Гражданнарның цифрлы күнекмәләрен формалаштыру;
3. Гражданлык-патриотик тәрбия бирү: Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында тарихи реконструкция, эзләнү хәрәкәтен үстерү, тәрбия эше;
4. Яшьләр арасында, шул исәптән «Интернет» челтәрендә дә, социаль-деструктив күренешләрне кисәтү.
IV. « Мәдәният һәм сәнгать» темасы буенча номинацияләр:
Коммерцияле булмаган оешмаларның авылда мәдәни-агарту чараларын оештыру буенча муниципаль мәдәният учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлеге;
Иҗтимагый киңлекләрне социаль-мәдәни һәм инклюзив яктан үстерү;
Шәхес тәрбияләү чарасы буларак театр.
V. «Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту» темасы буенча номинацияләр:
1. Гражданлык бердәмлеген, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту;
2. Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә социаль һәм мәдәни адаптациядә һәм интеграциядә ярдәм итү;
3. Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлекне ныгытуга булышу;
4. Терроризм һәм экстремизм күренешләрен профилактикалау.
VI. «Гаиләне, балаларны һәм аналарны яклау, ветераннарга һәм инвалидларга социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү» номинациясе:
1. Гаиләне, аналарны, ата-аналарны һәм балаларны яклау һәм аларга ярдәм итү;
2. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга социаль яктан яраклашу һәм башлангыч ярдәм итү моделен үстерү;
3. Ветераннарга һәм инвалидларга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга социаль ярдәм үрсәтү.
VII. «Сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм пропагандалау» темасы буенча номинацияләр:
1. Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру;
2. Актив озын гомер өчен шартлар тудыру.
VIII. «Физик культура һәм спорт» темасы буенча номинацияләр:
1. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнар өчен физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру;
2. Гражданнарны системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүнең яңа формаларын үстерү.
IX. «Экология һәм әйләнә-тирәне саклау» темасы буенча номинацияләр:
1. Халыкны гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен әзерләү;
2. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшчәнлек;
3. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне үстерү.
Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне - 2019 елның 12 мае.
Конкурс үткәрүнең нигезләмәсе һәм шартлары белән Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
http://mtsz.tatarstan.ru/rus/2019-god-3502517.htm
Гариза һәм аның белән бергә бирелә торган документлар кәгазь һәм электрон формада турыдан-туры кабул итү комиссиясенә тапшырыла яки электрон версия салынып, «конкурска» тамгасы язылып почта аша җибәрелә.
Элемтә өчен телефоннар: (843)557-21-47, (843)557-20-20, (843)557-21-91, (843)557-21-21
Почта адресы: 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.