ТР мәдәният министры урынбасары: «Айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга керү бушлай булачак»

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татарстанның музей язы – 2019» акциясенә багышланган матбугат конференциясендә гаилә билетын һәм Татарстан музейларында бушлай керү  өчен көннәр булдыру турында хәбәр итте.

Бу хактагы карар 26 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителде.

«2019 елның апреленнән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга керү барлык кешеләр  өчен дә  бушлай булачак. Әлеге чара ел ахырына кадәр тормышка ашырыла  һәм республика кунакларын һәм халкын музейларга җәлеп итәргә тиеш. Ел ахырында үзгәрелешләргә йомгак ясалачак һәм, нәтиҗә уңай булган очракта,  тәҗрибәне киңрәк кулланырга мөмкин. Без республиканың муниципаль һәм шәхси музейларына да бездән үрнәк алырга  киңәш итәбез», - дип сөйләде ТР мәдәният министры урынбасары.

Дамир Натфуллин сүзләренә караганда, дәүләт музейларында һәм музей-тыюлыкларында гаилә билетын гамәлгә кертү турында карар кабул ителгән. Мондый  билет өч балага кадәр озата баручы бер ата-анага (күп балалы гаиләләр өчен ташламалы тариф гамәлдә инде) кагыла. Бу очракта балалар өчен керү бушлай булачак. Хәзерге вакытта механизм уйланып  бетерү стадиясендә. Гаилә билетын 2019 елның маеннан кертү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International