Очрашу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды. Анда республиканың дәүләт музейлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасарлары, министрлыкның структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә музейлар эшчәнлегендәге берничә актуаль мәсьәлә каралды. Мәктәп укучыларына музейларга керү өчен ташламалар ясау һәм «Җанлы тарих дәресләре» чарасын үткәрүгә аерым игътибар бирелде.
Моннан тыш, министр «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны квартал саен бәяләү буенча яңа хисап формаларын тутыру эшенә керешергә кушты.