Татарстан Республикасы мәдәният министры И. Х. Әюпованың Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2019 елның 23 марты, шимбә

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт игелекле һәм зур  хөрмәткә лаек. Кайда эшләвегезгә карамастан, китапханәдәме яки музейдамы, мәдәният йортында яки театрдамы, Сез – рухи кыйммәтләр сагында торасыз, республикабызның күпмилләтле бай мәдәни мирасын популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгытуга ярдәм итәсез, матурлык хисе тәрбиялисез, кешеләргә шатлык һәм онытылмаслык  хис-кичерешләр бүләк итәсез. Мәдәнияттән башка дәүләтчелек һәм ил үсеше традицияләре турында фикер йөртеп булмый.

Татарстан бүген хаклы рәвештә бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге мәдәни мәйданчык булып санала, ә аның башкаласы - Меңьеллык Казан - Россиянең мәдәни башкалаларының берсе. Безнең республика мәдәни традицияләргә бай һәм шул ук вакытта бөтен яңалыклар өчен ачык. Биредә зур халыкара форумнар һәм фестивальләр үткәрелә, Татарстан коллективлары һәм артистлары үз осталыклары белән дөньяның әйдәп баручы сәхнәләрен яулый. Нуриев һәм Шаляпин фестивальләре, «Ак сирень» һәм «Рахлин сезоннары» фестивальләре, төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале, Мөселман киносы фестивале һәм башка чаралар  халыкара танылу алган мәдәни брендларга әйләнде. Безнең республиканың байлыгы Татарстан халыкларын берләштерә торган күпмилләтле мәдәнияттә,  традицияләребезнең һәм гореф-гадәтләребезнең матурлыгын саклаган халык бәйрәмнәрендә чагылыш таба.

Мәдәниятебезнең казанышлары һәм үсеш тәҗрибәсе бөтен илгә таратыла.

Алда безне тагын бик күп үзенчәлекле проектлар, кызыклы  фестивальләр һәм бәйрәмнәр көтә, аларны Татарстан халкы гына түгел, ә башка төбәкләр  һәм дөньяның төрле илләреннән вәкилләр күзәтеп торачак.  

Кадерле дуслар!                                     

Сезгә иҗатыгыз, энтузиазм хисләре һәм һөнәрегезгә тугъры булган өчен рәхмәт белдерәм. Эшегездә күңел күтәренкелеге, иҗади ачышлар, яңа фикерләр һәм яңа мөмкинлекләр, ә иң мөһиме - үз хезмәтегездән канәгатьләнү алып эшләвегезне телим.

 

Татарстан Республикасы мәдәният министры

И. Х. Әюпова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International