Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!
21 март көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында (4 нче кат) төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак. Фестиваль Казанда 2019 елның 1-8 июнь көннәрендә үткәреләчәк.
Матбугат конференциясе спикерлары:
Ирада Әюпова – Татарстан Республикасы мәдәният министры;
Фәрит Бикчәнтәев – «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе;
Илфир Якупов - «Нәүрүз» фестивале директоры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры.
Чарага аккредитация Albina.Shakirova@tatar.ru, pr@kamalteatr.ru электрон почталары аша һәм 264-73-98, 293-83-18, 8927-446-45-42 телефоннары буенча уза.
Хатта массакүләм мәгълүмат чарасы, журналистның исеме, телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз.