Россия Президенты авыл мәдәният йортларын төзү һәм реконструкцияләү өчен 17 млрд сум бүлеп бирергә тәкъдим итте

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга чираттагы Юллама белән чыгыш ясап, илебез халыкларының традицион мәдәниятен саклап калуга юнәлтелгән җирле мәдәни инициативаларга ярдәм күрсәтүне арттырырга тәкъдим итте.

«Туган якны өйрәнү, халык иҗаты, илебезнең мәдәни мирасын саклау белән бәйле җирле мәдәни инициативаларга, проектларга ярдәм күрсәтүне сизелерлек арттырырга тәкъдим итәм. Шул исәптән, бу максатларга Президент грантларыннан өстәмә акча юнәлтергә кирәк», — диде дәүләт  җитәкчесе.

Россия лидеры сүзләренә караганда, илкүләм проект кысаларында авыл музейларын һәм мәдәният йортларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә 17 миллиард сум,  Россиянең кече шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләренә ярдәм итүгә тагын 6 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

2019 елга федераль бюджетта Россия Федерациясенең 65 төбәгендәге  270 авыл мәдәният йортын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өчен акча каралган.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда шундый ике программа эшли.

Мәсәлән, 2012 елдан башлап авыл торак пунктларында 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнгән күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү программасы гамәлгә ашырыла. Мәдәни-ял итү учреждениеләре биналарында түгәрәкләр эшчәнлеге өчен һәм грим бүлмәләре каралган. Республика муниципаль берәмлекләре башлыклары белән килештереп, монда китапханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштыру мөмкинлеге бар.  Бу вакыт эчендә 285 мәдәният объекты, шул исәптән 2018 елда - 28 күпфункцияле үзәк (авыл клублары) төзелгән. Финанслауның гомуми күләме 2,9 млрд. сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, 2015 елдан республикада мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы эшли. Бу вакыт эчендә гомуми бәясе 1 134,35 млн. сумга төшкән 156 мәдәният объекты яңартылды, шул исәптән 2018 елда – 42.

Бу елга билгеләнгән план буенча 21 объект төзү һәм 40 мәдәни объектка капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Бу максатларга 639,74 млн сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International