Болгариянең «Мастер» иҗтимагый фонды 2019 елның 18-23 февраль көннәрендә “Кышкы әкият” Халыкара фестивален үткәрә.
“Кышкы әкият” фестивале төрле илләрдән килгән Кыш бабайлар фестиваль – конкурсы форматында узачак. Программа мәдәниятләр диалогы форматында үткәрелә, халыклар арасындагы мәдәни элемтәләрне үстерүгә хезмәт итә, чит илләрдә рус телен һәм Россиянең күпмилләтле традицияләрен танытырга мөмкинлек бирә.
Анда катнашырга һөнәрчеләр, рәссамнар, сувенир продукциясе белән сәүдә итүчеләр чакырыла.
Өстәмә мәгълүмат өчен: +359897056777; vov-59@mail.ru