2019 елның беренче яртысында “Россиянең бөеклегенә керткән өлешем” һәм “Без - Ватаныбыз горурлыгы” исемле Бөтенроссия конкурслары узачак

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның беренче яртыеллыгында:

1. “Россиянең бөеклегенә керткән өлешем” Бөтенроссия укучылар конкурсы. Катнашучыларның яше - 14 яшьтән 21 яшькә кадәр. Конкурска эшләрне кабул итү вакыты 2019 елның 10 мартына кадәр.

2. “Без - Ватаныбыз горурлыгы” Бөтенроссия тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсы. Катнашучыларның яше 7дән 14 яшькә кадәр. Конкурска эшләр 2019 елның 25 мартына кадәр кабул ителә.

3. “НЕОТЕРРА” социаль инфраструктураны  үстерү буенча креатив проектлар һәм идеяләр Бөтенроссия конкурсы. Катнашучыларның яше 14тән 23 яшькә кадәр.

Конкурска эшләрне кабул итү вакыты - 2019 елның 26 апреленә кадәр.

Конкурста гомуми, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала.

Чара нәтиҗәләре буенча катнашучылар дипломнар белән бүләкләнә, җиңүчеләрнең эш тезислары конкурсның рәсми җыентыкларында басыла, җиңүчеләр һәм фәнни җитәкчеләр проект нәтиҗәләрен тәкъдир итү  өчен Мәскәүгә чакырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International