Күренекле дәүләт эшлеклесе, ТАССРның атказанган төзүчесе, элеккеге Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшин 84 яшендә вафат булды

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Габбас Нурулла улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу - гаилә әгъзалары өчен генә түгел, аны белгән һәркем өчен дә зур югалту.

Г. Н. Мөхәммәтшин 1935 елның 9 маенда ТАССРның Лениногорск районы Кирлегәч авылында туа.

09.1950 - 06.1954 Курсант. Иркутск хәрби техниклар мәктәбе

09.1954 - 12.1954 Төзелеш остасы. Ерак Көнчыгыш тимер юлының махсус контроле

12.1954 - 10.1956 Совет Армиясе сафларында хезмәт итә

10.1956 - 07.1957 Төзелеш остасы. Ерак Көнчыгыш тимер юлының Владивосток дистанциясе

07.1957 - 05.1978 Өлкән мастер, цех җитәкчесе, производство – техник бүлек җитәкчесе, баш инженер, директор. Әлмәт шәһәре “Татнефтестрой” берләшмәсенең тимер бетон эшләнмәләре заводы

05.1978 - 11.1980 Директор. Лиепая шәһәре төзелеш материаллары комбинаты

12.1980 - 06.1987 Җитәкче. Әлмәт шәһәре йорт төзелеше комбинаты

06.1987 - 03.1989 Баш инженер. Татжилгражданстрой тресты. Казан шәһәре

09.1989 - 12.1997 Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары

Г. Н. Мөхәммәтшин “Мактау билгесе” ордены (1977), Татарстан Республикасы Мактау грамотасы (1995), В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан   “Фидакарь хезмәт өчен” медале (1970), “Хезмәт ветераны” медале (1984) белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International