“Россия-Культура” телеканалында “Зур балет” проектының өченче сезоны тәмамланды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Узган ялларда «Россия-Культура» телеканалында «Зур балет» проектының өченче сезоны тәмамланды. “Иң яхшы пар” номинациясендә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры биючеләре Аманда Гомес һәм Вагнер Карвальо җиңүче булды. Бу - Татарстан вәкилләренең әлеге телепроектта беренче генә җиңүе.

Конкурста Россия һәм чит ил театрларын тәкъдим иткән 7 пар катнашты: К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыка театры, Михайловский  театры, Чехия милли балеты, Казан, Красноярск, Новосибирск һәм Екатеринбургның опера һәм балет театрлары. Проектны Россиянең Зур театры прима-балеринасы Светлана Захарова һәм режиссер, Латвия милли операсының экс-директоры Андрейс Жагарс алып барды.

2018 елгы сезонда җиде чыгарылыш булды, алар атна саен шимбә көннәрендә трансляцияләнде. “Зур балет” - илебез телевидениесе тарихында бердәнбер балет конкурсы, аның аналоглары чит илдә дә юк, әлеге чара балет сәнгатендә яңа исемнәр генә ачып калмый, яшь артистларга үзләрен күрсәтергә, карьера һәм иҗади үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итә.

Аманда Гомес, Вагнер Карвальо һәм аларны конкурска әзерләгән педагог  Михаил Тимаевны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International