С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының Яңа ел алды концерты узачак

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 21 декабрендә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының Яңа ел алды концерты була. “Брызги шампанского” дигән программага популяр Яңа ел әсәрләре, «Один дома», «Пираты Карибского моря», «Гладиатор» кинофильмнарыннан, Стинг, Бейонсе, Бобби Макферрин, «Qween» төркемнәре һ.б. җырлары кергән.

Дәүләт камера хоры (җитәкчесе – Миләүшә Таминдарова) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2007 елда оештырыла.  Коллектив  Республикакүләм үткәрелә торган барлык әһәмиятле мәдәни чараларда һәрдаим катнашып килә. Хор татар хор сәнгатен пропагандалауда актив катнаша, гастроль эшчәнлеген алып бара: Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә концертлар һәм спектакльләр белән чыгыш ясый. Коллективның репертуары шактый киң: классик - романтик стиль әсәрләреннән алып халык җырларына һәм джаз композицияләренә кадәр.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү zhanna2801@yandex.ru яки 8 9274128275 телефоны буенча уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International