София Гобәйдуллина үзәгендә композитор Радик Сәлимов белән иҗади очрашу узачак

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

22 декабрьдә 15.00 сәгатьтә София Гобәйдуллина үзәгендә композитор Радик Сәлимов белән иҗади очрашу узачак.

Art-мәйданчык - София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенең иҗат лабораториясе - Радик Сәлимов тарафыннан София Гобәйдулинаның 80 еллык юбилее уңаеннан оештырылган иде. Бөтен дөньяга танылган ватандашыбыз ул вакытта Казанга үзенең юбилеена килде һәм үзе исемен йөрткән үзәктә креатив мәйданчык булдыруны хуплап каршы алды. Хәзерге вакытта Радик Сәлимов ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Г.Камал исемендәге театр, ТР Дәүләт симфония оркестры тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эре проектлар белән шөгыльләнә.

2018 елның 22 декабрендә Радик Сәлимов София Гобәйдуллина иҗат лабораториясенең яшь композитор Алсу Сөнгатуллина җитәкчелегендәге «КОНТРАПУНКТ» яшьләр клубының махсус кунагы булачак.

Очрашуда Татарстанның әйдәп баручы композиторларының берсе, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, фильм һәм мультфильмнарга музыка авторы, «Tatarsis»Арт - төркеме җитәкчесе Радик Сәлимов үзенең иҗади  эзләнүләре һәм ачышлары турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International