К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гомумбелем бирү мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Ул кабызган утлар балкышы» Республика конкурсының финалистларын бүләкләү чарасы булды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 елның 30 ноябрендә татар драматургы Кәрим Тинчурин тууына 131 ел тулу һәм Казанда аның исемен йөрткән татар театрының 85 еллыгы уңаеннан, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Бүләкләү бәйгене оештыручыларның чыгышлары белән башланып китте. Аерым алганда, конкурс директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов, оештыру эшләре комитеты җитәкчесе, жюри әгъзасы,  театр музее мөдире Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова, жюри рәисе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Нәҗим улы Харисов һәм РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Исламия Идиятулла кызы Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары: Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев, Ләлә Рафаэль кызы Миңнуллина, Татарстанның атказанган артистлары – Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов, Зөлфия Наил кызы Латыйпова, безнең театр хормейстеры, педагог, танылган җырчы Алия Алмаз кызы Хәмзина, Чаллы Татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты – Булат Сәлах, танылган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Линар Рафис улы Гыйльметдинов чыгыш ясадылар.

Фәнис Наил улы үзенең чыгышында конкурска елдан-ел күбрәк эш килүен, катнашучылар саны да арта баруын билгеләп үтте. Жюри әгъзалары катнашучыларның эшләрен югары бәяләде.

Бәйгенең максаты — Кәрим Тинчурин тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларны милли театр сәнгатенә, әдәбиятка һәм җыр сәнгатенә җәлеп итү.

Чарада республика мәктәпләрендә белем алучы 5-11 сыйныф укучылары катнашты, алар пьесалардан өзекләр уйнап күрсәтте, монолог, җыр һәм рәсем номинацияләрендә көч сынашты. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел бәйгегә 300 сәнгать эше кабул ителгән. Бәйгенең сайлап алу этабы Буа, Чаллы һәм К.Тинчурин исемендәге театрда узган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International