2-4 декабрьдә Казанда «Һәркем өчен кино» социаль акциясе узачак

2018 елның 30 ноябре, җомга

Әлеге акция физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кино сәнгате кыйммәтләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акция Республиканың күрмәүчеләр өчен махсус китапханәсе инициативасы белән “Кино вакыты”  дирекциясе ярдәме белән оештырылды. Акция республикада быел алтынчы тапкыр уза һәм үзенең мәйданчыгын алмаштыра. Кино күрсәтүләр Копылов 2А адресы буенча урнашкан В. И. Ленин  исемендәге комплексның яңартылган залында оештырыла. Әлеге зал махсус аз кешеле аудитория өчен җайлаштырылган.

Акция кысаларында коммерцияле булмаган нигездә илебезнең тифлокомментарийлы фильмнары күрсәтелә. Кино вакытында күрү буенча инвалидлар өчен дикторларның сүрәтләү аңлатмалары, ә ишетмәүчеләр өчен титрлар бара. Тамашачыларга «Савва. Сердце воина», «Тайна Чингизхана», «Выкрутасы» фильмнары күрсәтеләчәк.

Фильмнар «Живые сердца» хәйрия фонды (Мәскәү шәһәре) һәм Якутиянең сукырлар өчен китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителгән.

Программа

2 декабрь

13.00 – "Савва. Сердце воина"

3 декабрь

13.00 - "Чыңгызхан" фильмы

4 декабрь

13.00 - "Выкрутасы" фильмы

Өстәмә мәгълүмат 89033438746 телефоны буенча (Гөлүсә Закирова, акциянең координаторы)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International