Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан булдырылган грантлар өчен конкурска нәтиҗә ясалды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

21 ноябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан булдырылган грантлар өчен конкурска нәтиҗә ясалды.

Конкурс халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүче осталар һәм оешмаларга мөмкинлекләр тудыру, халык һөнәрчелеге әйберләрен сату өчен шартлар булдыру, һөнәрчелекне торгызу, саклау һәм үстерүнең иң уңышлы проектларына ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Конкурста тәкъдим ителгән 27 проект арасыннан халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының 17 проекты җиңүче булды.

Конкурсны үткәрү нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: http://mincult.tatarstan.ru/rus/2018-god-2988877.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International