“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Тормыш җиңә” дигән күргәзмә ачыла

2018 елның 23 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее рәссам-юбилярлар күргәзмәләре циклын дәвам итә.

2018 елның 29 ноябрендә 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам Александр Родионов һәм Мәхмүд Усмановның тууына 100 ел тулуга багышланган “Тормыш җиңә”  дигән күргәзмә ачыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее рәссам-юбилярлар күргәзмәләре циклын дәвам итә. 29 ноябрьдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Татарстанның ХХ гасыр сынлы сәнгатенең ике күренекле вәкиле Александр Миронович Родионов һәм Мәхмүт Усман улы Усманов әсәрләре күргәзмәсе ачыла. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ТАССРның халык рәссамнары, РСФСРның атказанган рәссамнары А.М.Родионов һәм М.У.Усмановның иҗатларында төп идея  - туган җиргә мәхәббәт.

Александр Родионов иҗатында төп юнәлешләр - пейзаж, портрет, сәяси плакатлар. Әмма, төп иҗади көч сюжетлы-тематик жанрга юнәлтелгән.

Мәхмүт Усмановның рәсем сәнгатендә әйдәп баручы жанр - индустрия пейзажы.

Татарстанның Совет чорындагы  сынлы сәнгате республика мәдәниятендә генә түгел, Россия Федерациясе күләмендә дә зур урын алып тора. 29 ноябрьдә “Хәзинә” дә ачыла торган юбилей күргәзмәсендә рәссам Александр Миронович Родионов һәм Мәхмүт Усман улы Усманов иҗаты Татарстанның егерменче гасыр сәнгать мәктәбенең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат дәлилли.

Белешмәләр өчен телефон: 567-8-043, 567-8-058

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International