Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Чыңгыз Айтматов – дөнья мәдәнияте күренеше» дип исемләнгән китап укучылар конференциясе узды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Кремль ур., 33 йорт) язучының тууына 90 ел тулуга багышланган «Чыңгыз Айтматов – дөнья мәдәнияте күренеше» дип аталган китап укучылар конференциясе узды.

Конференциядә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияле институт студентлары, 177 лицей укучылары һәм Чыңгыз Айтматов иҗатын яратучылар катнашты. Конференциянең төп темасы «Плаха» романы буенча фикер алышу иде.

Конференциянең төп өлеше башланганчы катнашучылар «Чыңгыз Айтматов галәме» дигән китаплар күргәзмәсен карады. Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Халидә Борһанова язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.

Укучылар конференциясе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының  фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Хадиевның сәламләү сүзе белән башланып китте. Җыелышка нәтиҗәле эш теләп, ул сүзне «Татарстан Республикасы кыргызларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Закир Сириевкә тапшырды.

Катнашучылар конференция барышында яңгыраган чыгышларны зур кызыксыну белән тыңлады. Чара   әсәрләргә тирәнтен һәм һәрьяклап анализ ясау мөмкинлеге бирде һәм укучыларга «Плаха» дини романын  яңа яктан ачарга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International