Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры X «Һөнәр» Бөтенроссия фестивале программасын игълан итте

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак. «Һөнәр» фестиваленең географиясе Бохара, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Әлмәт, Минзәлә, Буа һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Фестивальдә 150дән артык кеше катнашачак.

Афишага татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә күрсәтеләчәк.

Яшь режиссерларның иң яхшы спектакльләреннән төзелгән фестиваль программасыннан тыш, "Һөнәр" кысаларында, "Коммерсант-Weekend" атналык гәҗите күзәтүчесе, Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе әгъзасы Ольга Федятина (Мәскәү шәһәре) театраль тәнкыйть, драматургия буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Аның дәресләре бүгенге көн европа театрына, драматургиясенә һәм Бертольд Брехт иҗатына багышлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International