12 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле татар язучысы һәм журналист Вакыйф Нуриевның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды. Анда Татарстанның күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, җырчылар, юбилярның якташлары катнашты.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Вакыйф Нуриевны котлады һәм юбилярны “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. "Медаль рәсми рәвештә Кремльдә тапшырылачак», – дип хәбәр итте Дамир Натфуллин.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов юбилярны котлап: «Вакыйф Вәкил улы искиткеч тәрбияле һәм зыялы кеше. Чиста күңеле, зирәклеге аның әсәрләрендә дә чагылыш таба».
Вакыйф Нуриев – чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан. Якташлары юбилярга Арча районы башлыгы исеменнән “Рәхмәт хаты”н тапшырдылар.