Казанда «Брависсимо» классик һәм заманча музыка абонементы концерты узачак

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 18 ноябрендә Казанда легендар итальян опера җырчысы Энрике Карузо юбилеена багышланган “Брависсимо. Неапольнең алтын теноры” исеме астында  классик һәм заманча музыка абонементы концерты узачак.

С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгенең «Брависсимо» классик һәм заманча музыка абонементы концертлары 2018-2019 еллар сезонында академик музыка һәм театр, телевидение һәм радио сәнгатенә, шулай ук дөнья мәдәниятенең күренекле вәкилләре юбилейларына багышланган.

Тамашачыларны опера арияләре һәм неаполитан җырлары көтә.

Программаның режиссеры һәм алып баручысы - Россиянең атказанган артисты Светлана Мержанова.

Концерт 17.00 сәгатьтә башлана.

Белешмәләр өчен телефон: 230-40-68.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International