Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры композитор Александр Рыбниковның иҗат кичәсен үткәрәчәк

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

24 октябрьдә Казанда София Гобәйдуллина исемендәге VIII Халыкара “Concordia” заманча музыка фестивале кысаларында икенче концерт узачак. Концерт күренекле Совет һәм Россия композиторы, Россия Федерациясенең халык артисты, Россия Федерациясе Композиторлар берлеге советы рәисе Алексей Рыбников иҗатына багышлана. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер, Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры композиторның танылган әсәрләрен Казанда беренче тапкыр башкара: "Скоморох", "Төнге җыр" һәм "Ликия музыкасы" симфония картиналарын, шулай ук 6нчы Симфонияне. Солистка - Алинә Яконина. Дирижер-Александр Сладковский.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International