Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия тапшыру чарасы булачак

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

2018 елның 25 октябрендә Әлмәт шәһәрендә Саҗидә  Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия тапшыру чарасы уза.

 

Чаралар планы:

13.30-14.00 Саҗидә  Сөләйманова  бюсты янында митинг (Үзәк китапханә, С.Сөләйманова ур.,20)

14.00-16.00 Шәһәрнең мәдәни объектлары буенча экскурсия (Әлмәт туган якны өйрәнү музее)

16.00-17.00 Әлмәт татар дәүләт драма театры буенча экскурсия

17.30-18.00 Саҗидә  Сөләйманова  шигырьләре буенча Асия Маликова эшләреннән фотокүргәзмә ачыла ( Казан шәһәре)

18.00-20.00 Саҗидә  Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия тапшыру тантанасы

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары арасында Флера Гыйззәтуллина, Роза Кожевникова, Фоат Садриев, Клара Булатова, Альберт Хәсәнов, Рәниф Шәрипов, Дамир Гарифуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Асия Юнысова, Җәүдәт Дәрзаман һәм башкалар бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International