Киров шәһәрендәге балалар космос үзәге экскурсиягә чакыра

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Үзәк безнең очучы-космонавт, планетаның 100нче космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое В.П. Савиных инициативасы белән төзелгән.

Балалар космос үзәге – балалар һәм өлкәннәр өчен музей комплексы, биредә югары технологияле җиһазлары булган интерактив экспозиция заллары, заманча цифрлы планетарий, «Союз ТМА» космик корабле һәм Халыкара космик станциянең тренажер комплексы урнашкан. 2018 елда безнең учреждение, Рус музее, Дәүләт тарихи музее белән беррәттән,  «Мәдәни ял» гомумроссия проектында катнашучы итеп сайланган. Проект  Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган.

Экскурсия галәм киңлекләрен үзләштерү тарихы, космоска очышның төп этаплары, ракета һәм космик станцияләр, заманча иярченнәр һәм космонавтларның тормышы, авиация һәм парашют спорты үсеше белән таныштыра.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International