Татарстан Республикасы Милли музее «Музей эзтабары» интерактив программасын әзерләде

2018 елның 19 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли музее 23 октябрь көненә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен махсус интерактив программа әзерләгән. “Музей эзтабары” программасы “Укучының  мәдәни көндәлеге” республика  мәдәни-белем бирү проекты кысаларында гамәлгә куела.

Мәктәп укучылары күзәтү экскурсиясендә булып, туган як халыкларының тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белә алачак.

10.00 һәм 11.00 сәгатьләрдә мәктәп укучыларына музей дәресләрендә катнашу, борынгы һөнәрләр үзләштерү мөмкинлеге бирелә. 12.00 сәгатьтә театральләштерелгән «Зилант хәзинәләре» квест-уены үткәреләчәк.

10.00, 11.00, 12.00 сәгатьләрдә декоратив-гамәли иҗат яратучылар өчен курчак ясау буенча остаханә оештырылачак.

"Музей эзтабары» акциясе гомуми белем бирү программасын тулыландыра.  Иҗади атмосфера һәм уңайлы шартлар балаларга алган белемнәрен ныгытырга, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә, укырга теләкләрен уята.

ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны: +7(843)292-32-18

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International