2018 елның 28 октябреннән 4 ноябренә кадәр Россия Сәнгать академиясе каршындагы Мәскәү академия сәнгать лицееның музей-күргәзмә комплексында "Рәсем сәнгате буенча Россия Кубогы - Сәнгать Академиясе" дип аталган чираттагы халыкара балалар - яшьләр иҗаты һәм педагогика инновацияләр фестивале узачак.
Россия Кубогы дөньяның алты илендә - Россия, Беларусь, Бөекбритания, Украина, Кытай, Рига, Венгриядә үткәрелә торган "World Art Assembly" Бөтендөнья сәнгать хәрәкәтенең бер өлеше булып тора. Бу чара рәсем сәнгате буенча Россия Кубогы җиңүчеләренә үз эшләрен башка илләрдә күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Конкурс сынлы сәнгать өлкәсендә сәләтләре булган яшүсмерләрне һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм дәүләтнең бу өлкәдәге стратегиясенә җавап бирә.
Фестивальне уздыру вакыты: 28 октябрь - 4 ноябрь.
Гаризалар тапшыру вакыты: 2018 елның 20 октябренә кадәр.
Җиңүчеләрне игълан итү, бүләкләү чарасы һәм гала-концерт: 2018 елның 4 ноябре
Фестивальнең рәсми сайты: www.artfestival.info.
E-mail: info@artfestival.info
Матбугат чараларына элемтә өчен:
Полина Ромашкина (PR-департамент җитәкчесе)
Моб. телефон: +7 (985) 8003444
Тел./Факс: +7 (495) 6407733
Фестивальдә һәм конференциядә катнашучылар өчен:
Skype: Euroartweek
Телефоннар: 8 (495) 5068044,+7-925-4338821
Тел./Факс: +7 (495) 6407722