Татарстан Республикасында Зур этнографик диктант уздырыла

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

“Зур этнографик диктант-2018” Бөтенроссия акциясе 2 ноябрьдә, Халыклар дуслыгы көне алдыннан, илебезнең һәр төбәгендә үтәчәк.

Диктантта барлык теләүчеләр дә, рус телен белүче илебез халкы һәм чит ил кешеләре дә катнаша ала. Белем дәрәҗәсе, социаль катлам, дин тоту, яшь ягыннан чикләүләр юк.

Диктант халыкның этнографик белеме, аның илебездә яшәгән халыклар турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Ул фән буларак этнографиягә дә игътибар җәлеп итәчәк, билгеле булганча, этнография милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда мөһим урын алып тора.

Тест 30 сораудан тора, алар барлык кеше өчен каралган гомуми сораулардан һәм һәр төбәк өчен үзенчәлекле сорауларны үз эченә ала. Диктантны язуга 45 минут вакыт каралган.

Чарага КФУ, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыкларында кушылырга мөмкин, шулай ук диктантны рәсми сайтта онлайн режимда язу мөмкинлеге бар www.miretno.ru .

“Зур этнографик диктант” Россиядә өченче ел рәттән уза. Узган елда аңа Россия, Кыргызстан, Таҗикстан, Молдовия һәм БДБ илләренең башка шәһәрләре кушылган. Татарстан Республикасында акциядә 1405 кеше катнашкан.

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә куела.

Тулырак мәгълүмат www.miretno.ru сайтында.

ВКонтакте рәсми төркем: https://vk.com/miretno

“Зур этнографик диктант”ның оештыручысы - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International