«Смена» заманча мәдәният үзәгендә «33 революция — фин дизайнына 100 ел»

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстан Републикасы мәдәният министрлыгы Казанда Фин мәдәнияте көннәрен үткәрүгә ярдәмлек  күрсәтә, башкала халкы һәм кунакларын аның кысаларында үткәрелә торган чараларга чакыра.

17 октябрьдә 19.00 сәгатьтә “Смена”да Фин мәдәнияте көннәре ачыла. Программада күргәзмәләр, лекцияләр, кино күрсәтү һәм җанлы концерт бар. Казанлылар танылган төньяк минимализмы һәм легендар «Нокия» фәлсәфәсе белән танышачак, кырыс климат һәм уникаль ландшафтлар турында тулырак беләчәк, кинематограф үзенчәлекләре белән танышачак.

Чаралар Финляндиянең Мәскәүдәге илчелеге ярдәме белән узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен әлеге чарага чакырабыз. Элемтә өчен җаваплы хезмәткәр - Илнур Шәрәфиев, 89600355596.

Чаралар 17-27 октябрь көннәрендә “Смена” заманча мәдәният үзәгендә түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Борһан Шаһиди, 7.

Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 249-50—23.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International