В.И.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында “Шкодники” дип аталган юмористик балалар киножурналы күрсәтеләчәк

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

14 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Кино вакыты” дирекциясе, “Тимур һәм аның командасы” реклама агентлыгы, Казанның туклану һәм азык-төлек департаменты ярдәмендә, В.И.Ленин исемендәге мәдәният комплексында “Шкодники” дип аталган юмористик балалар киножурналы күрсәтеләчәк.

Чара булачак көнне мәдәният комплексы холлында “Казан әниләре” иҗтимагый хәйрия оешмасының иҗади эшләре куелган ярминкә оештырылачак. Бәйрәм программасында проект катнашучыларын кино төшерү процессы тәмамлану белән котлау, конкурслар, сюрпризлар, вокал номерлар, роликлар күрсәтү бар. Тамашачылар иҗат төркеме вәкилләре белән аралаша, киләсе сезонда катнашучы була  алачак. Балаларны котларга танылган телевидение алып баручылары  Анастасия, Макс Проперлов, Марат Дәүләтшин, Юлия Арутюнова, Ольга Шмелева, Дарья Мәҗитова, Иван Игнатов, Светлана Новикова киләчәк.

Белешмә өчен: “Шкодники” – “Junior Life” кино сәнгате мәктәбе проекты - Канндагы V һәм VI Халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивалендә катнашучы һәм призер, күпсанлы республика конкурслары, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивальләре лауреаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International