Ислам мәдәнияте музеенда IRCICA Халыкара каллиграфия конкурсында җиңүчеләр эшләре тәкъдим ителгән “Хөсни-хат сәнгате” күргәзмәсе ачыла

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 5 октябрендә 14.00 сәгатьтә  Ислам мәдәнияте музеенда «Хөсни-хат сәнгате. IRCICA халыкара каллиграфия бәйгесендә җиңүчеләр эшләре күргәзмәсе» ачыла. Әлеге чара - «Казан Кремле» музей-тыюлыгы башлап җибәргән проектның дәвамы. Музей, проект кысаларында, мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә иҗат итүче хаттатлар сәнгате белән таныштыра.

Яңа күргәзмәдә IRCICAның (Ислам тарихын, сәнгатен, мәдәниятен өйрәнү үзәге) 1986 елдан бирле оештырган бәйгеләрендә җиңгән 21 эшне күрергә мөмкин. Шул исәптән, безнең замандашлар – 9 төрек хаттатының эше дә тәкъдим ителәчәк.

Меңләгән хаттатлар арасыннан сайлап алынган авторлар – дөньяның төрле илләре вәкилләре: Мисыр (Мөхәммәт Гәбер әл-Сәйет), Катар (Сабах Арбилли), Иран (Мехди Фокузанде, Сабер Сафаи), Сүрия (Аднан ал-Шейх Осман), Төркия (Симанур Узун, Фатма Озчай), Босния һәм Герцеговина (Муниб Обрадович).

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-25

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International