Табигать тарихы музеенда Бөтендөнья хайваннар көненә багышланган чара була

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Табигать тарихы музее 6 һәм 7 октябрьдә Бөтендөнья хайваннар көненә багышланган бәйрәмгә чакыра. Бу көннәрдә бирегә килүчеләргә бай эчтәлекле программа әзерләнгән.

6 октябрь

10.00-16.00 Квест. Кызыклы һәм күптөрле хайваннар дөньясына сәяхәт кылыгыз! Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән иң актив катнашучыларга төсле календарьлар  бүләк итәчәкләр. Үзегез белән  карандаш  яки ручка алырга онытмагыз!

11.00 – 15.00. “Ачышлар бүлмәсе” проектын тәкъдир итү. Музей кунаклары күп кенә сорауларга җавап таба алачак. Микроскоп ярдәмендә үзләштергән белемнәр укучыларның хәтерендә озак сакланачак.

11.00 “Хайваннар дөньясында” музыкаль викторинасы. Һәр катнашучы тавышлар буенча хайваннарны танып-белү  сәләтен тикшереп карый ала. Керү ирекле.

13.00 – 16.00 “Табигый маскарад” аквагримы. Һәрбер бала үзе яраткан хайван образына керә алачак, музей буйлап сәяхәт тә күңеллерәк була.

15.00 Полимер балчыктан әйберләр ясау буенча остаханә.

7 октябрь

10.00 – 16.00 Квест. Үзегез белән  карандаш  яки ручка алырга онытмагыз!

11.00 – 15.00 “Ачышлар бүлмәсе” проектын тәкъдир итү.  Музей кунаклары күп кенә сорауларга җавап таба алачак.

13.00 «Хайваннар һәм балалар» квиз-лекциясе. Керү ирекле!

13.00 – 16.00 “Табигый маскарад” аквагримы.

13.00 Интерактив фәнни тамаша.

14.00 катнаш техникалы рәсем ясау буенча остаханә. Иҗат өчен яңа мөмкинлекләр ачыгыз!

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 567-80-37, 567-80-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International